Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Капиталь төзекләндерүдән соң Карамасар авылы клубы ачылды

100 урынга исәпләнгән якты, матур, заманча клуб үз ишекләрен ачты.

(5 май, “Апастово-информ”).



Карамасар авылы клубы 1974 елда төзелгән. Шуннан бирле җиңелчә төзекләндерү эшләре генә күргән бина инде шактый искергән иде. Узган елны район җитәкчелеге ярдәме белән бинада күләмле төзекләндерү эшләре башланып китте. Ул илкүләм милли-мәдәни проектлар нигезендә башкарылды. Төзекләндерү эшләренә Федераль бюджеттан 20 миллион тирәсе акча бүлеп бирелгән.

Авыл клубы тулысы белән яңартылган. Бина эчке яктан да, тышкы яктан да төзекләнгән. Түбәсе яңадан ябылган, тышкы фасады матур итеп тышланган, җылыту системасы, электр челтәре яңартылган. Эчке диварлары матур төсләргә буялган. Тирә-юне дә төзекләнгән. Керү юлларына матур брусчатка да җәелгән. Ул 100 урынга исәпләнгән.

Капиталь төзекләндерүдән соң, бина тантаналы төстә үз ишекләрен ачты. Биредә авыл халкын җыр-моңнар белән каршы алдылар.

Ачылу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм күп кенә мәртәбәле кунаклар да катнашты.

“Заманча төсмер алган биналар авылларга яңа сулыш өрә, күтәренке рух өсти. Мәдәният учакларында җыр-моң яңгырау белән бергә халкыбызның милли йолалары яңара, авылның бердәмлегенә нигез салына, авылдашларның йөзе чагыла. Соңгы вакытта мәдәният йортлары, клублар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм туплау үзәгенә әверелде. Киләчәктә дә мәдәният йортларының, клубларның заллары тулы булсын. Биредә эчтәлекле чаралар узсын, эшләребез уңышлы булсын. Барыгызны да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрик итәм. Ил-көннәребез тыныч булсын, сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Район башлыгы уңайлы тормыш шартлары булдыруга юнәлтелгән илкүләм проектларның нәтиҗәлелеген билгеләп узып, Ил һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Шулай ук мөһим эшләрдә теләктәшлек күрсәткән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилинга да олы хөрмәтен белдерде.

Карамасар авылы халкының шатлыгын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да бүлеште.

-20 ел элек Ил башлыгы Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган милли проектлар авылларда уңышлы гына тормышка ашырыла. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учаклары төзекләнә, фельдшер-акушерлык пунктлары сафка баса. Яңарыш кичергән әлеге авыл клубы да халыкны күркәм эшләргә җәлеп итү, ял һәм күтәренке кәеф өләшү урыны булсын. Барыгызны да якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм, - диде Максим Топилин.

ТР хәрби комиссары урынбасары, полковник Эдуард Тимербулатов та тантаналы чарада катнашуына сөенечен белдерде.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге мөдирет Алсут Мифтахова районда мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте, район җитәкчелегенә, мәдәният хезмәткәрләренә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Илебез, Республикабыз үсә. Республикада Ил һәм республика пректлары нигезендә төзекләндерелгән, яңа сафка баскан мәдәният учакларының саны 59га җитте. Республика күп кенә Федераль программаларда катнаша. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов аеруча да безнең мәдәният өлкәсенә игътибар белән карый, - дип белдерде Алсу Мифтахова.

Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев барлык авыл халкының рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Без бу вакыйганы көтеп алдык. Клубыбыз буш тормасын, бик күп чаралар узсын, гөрләп торсын”, - дип теләде җирлек башлыгы.
Чарада төзекләндерү эшләрен башкарган төзүчеләргә олы хөрмәт белдерелеп, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук нәтиҗәле эшләүче китапханә хезмәткәрләренең намуслы хезмәте дә билгеләп үтелде.
Раилә Салавиева да авылның җанлы тормыш белән яшәвен, чишмәләрне төзекләндерү эшенә зур игътибар белән карауларын билгеләп узды. “Клуб иске вакытта да биредән кеше өзелмәде, яңасының гөрләп торасына ышанабыз”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев