Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау Карамасар авылында да яңа, матур, төзекләндерелгән клубта уза.
(14, сентябрь, “Апастово-информ”).
Карамасар авылы кызы, хәзерге вакытта башкалада югары белем алучы Зәринә Нигъмәтҗанова сайлауда тәүге тапкыр катнашты.
“Яшьләр өчен бар да уңайлы, яхшы эш урыннары, уку шартлары булсын дигән теләктә тавыш бирдем. Замана яшьләре - матур киләчәк өчен!” - диде Зәринә.
Нет комментариев