Каратун мәктәбе укучысы – җиңүче!
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Г.Камал театры бинасында VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә йомгак ясалды.
(17 февраль, “Апастово-информ”).
Әлеге бәйгегә 40 меңгә якын гариза кабул ителә. Шигырьләр 26 телдә яңгырый. Шулар арасында Каратун урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Нәфыйков Нәфис (җитәкчесе Сәвия Тимершина) "Фронтовик язучылар" номинациясендә 3нче урынга лаек булды.
Талантлы райондашыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев