Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Каратунда мәдәният өлкәсендә актив өлкәннәр кунак булган

Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үзешчән өлкәннәр белән очрашу үткәргән.

(16 октябрь, “Апастово-информ”).



“Очрашу бик файдалы һәм күңелле үтте. Башта өлкәннәребез мәдәният тормышын ничек күз алдына китерүләре хакында үз фикерләрен белдерделәр. Аннары бергәләп киләчәккә планнар кордык, теләкләр әйтештек. Бәйрәмебез чәй табыннары артында дәвам итте. Яраткан җырларыбызны башкарып, гармун моңнарын тыңлап, тыпырдашып биешеп узган кичәбез бер мизгелдәй тоелды. Күңелләрне эреткән, җылы очрашудан өлкәннәр бик канәгать калды”, - дип хәбәр итте Каратун мәдәният йорты мөдире Гөлназ Насыйхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев