Каратун мәдәният йортында урнашкан 906нчы номерлы сайлау участогында халыкны ачык йөз белән каршы алалар.
(14 сентябрь, “Апастово-информ”).
Сайлау участогы иртәнге 7.00 сәгатьтә үз ишекләрен ачкан. Биредә сайлаучылар өчен чәй табыны да әзерләнгән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын бүләк итә.
“Каратун халкы иртәдән үк бердәм булып килделәр. 10.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 30 проценттан артыгы тавыш бирергә өлгерде”, - дип белдерде 906нчы номерлы сайлау участогы рәисе Гөлүсә Насретдинова.
Озак еллар район белән җитәкчелек иткән, аның үсеше өчен намуслы хезмәт куйган Рәшид Заһидуллин да изге теләкләр тели-тели үз тавышын бирде.
“Якты, имин киләчәк, тынычлык булсын”- диде ул.
Сайлау участогында грипптан прививка ясату мөмкинлеге дә булдырылган.
“Тормыш иптәшем Фирдүс белән якты киләчәгебез, матур, имин тормышыбыз өчен үз тавышыбызны бирдек. Беррәттән сәламәтлегебезне дә кайгыртып, гриппка каршы прививка да ясаттык. Хәзер фотога төшеп, машина яисә айфон отасы иде”, - диде Венера апа Гильмутдинова.
Нет комментариев