Каратунлылар сайлауларда активлык күрсәтә
Район тормышы

Каратунлылар сайлауларда активлык күрсәтә

Каратунның мәдәният йортында урнашкан 906нчы һәм мәктәп бинасында урнашкан 907нче номерлы сайлау участокларында бүген чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрә.

Иртәдән үк биредә халык өзелми. Авыл халкы үзенең югары гражданлык активлыгын күрсәтә. Бу көнне гади генә тавыш бирү түгел, ә авылыбызның, республикабызның киләчәген бергәләп билгеләү, үзенең позициясен белдерү дип кабул итә алар.

Фото каратун
Фото: Ләлә Сафиуллина

Сайлау участокларында сайлаучылар өчен уңайлы шартлар оештырылган, чәй табыны да әзерләнгән. Биредә гражданлык бурычын үтәү белән беррәттән, сәламәтлек өчен мөһим чара - прививка ясату мөмкинлеге дә тудырылган. 

Казан шәһәреннән туган авылына махсус кайткан Риваль Сафин өчен бу көн икеләтә истә калачак. Риваль – беренче тапкыр тавыш бирүче яшь сайлаучы. Башкалада белем алучы егет  үзенең туган ягына еш кайта.

 

«Сайлаулар минем өчен бик мөһим чара. Туган авылымда, якыннарым янында беренче тапкыр тавыш бирү минем өчен зур горурлык һәм җаваплылык», – дип үзенең фикере белән уртаклашты Риваль. 

Каратунлыларның мондый активлыгы, яшьләрнең туган якка булган мәхәббәте һәм җаваплы карашы киләчәккә ныклы ышаныч уята. Сайлау көне авыл халкын тагын да берләштереп, күңелләргә яктылык һәм яңа өметләр өсти.

 


Нет комментариев