Кече Болгаер китапханәсендә Космонавтика турында сөйләштеләр
12 апрель – Космонавтика көне иде. 1961 елның 12 апреле – дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата.
(14 апрель, “Апастово-информ”).
Кече Болгаер авылы китапханәсендә Космонавтика көне һәм Ю.А. Гагаринның беренче галәмгә очуына 64 ел уңаеннан "Россиянең космик җиңүләре" дип аталган квест-уен тәртибендә чара узды.
“Галәмгә очу тарихы хакында сөйләштек, китаплардагы тәҗрибәләрне барладык. Вакыт, вакыйгалар турында сораштыру үткәрдек. Планеталарның төрләренә багышланган уенда белемнәрне сынадык. "Астрономия и космос", "О чем рассказал телескоп" китапларына күзәтү ясалды. "Киттек" уенында бик тәҗрибәле уен күрсәтеп соклану хисләре уяттылар”, - ди Кече Болгаер китапханәчесе Гөлүсә Гайфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев