(24 март, “Апастово-информ”).
Коштавылы авылында яшь буынга рухи тәрбия бирү юнәлешендә әһәмиятле эш алып барыла. Биредә балалар гарәп теле, гарәп алфавиты һәм ислам нигезләрен өйрәнәләр. Уку дәресләре “Апас” якташлар җәмгыяте ярдәме белән оештырыла.
Әлеге башлангычны тормышка ашыруда җәмгыять вәкилләре Наил Галиуллин һәм Рәшит Байбиков зур өлеш кертә. Шулай ук авылдашлар Кәфил Вәгыйзович, Эдуард Мөдәрисович, Гөлсинә Фәтхиевна һәм Линар Наилевич та актив ярдәм күрсәтә.
Дәресләрдән соң балалар бик теләп чәй табынына кала. Анда алар дәресләрдә алган белемнәре һәм тәэсирләре белән уртаклашып, үзара аралашып утыралар.
“Авыл мәчете имамы Ислам хәзрәткә, укытучы Гөлназ Латыйповага һәм “Апас” якташлар җәмгыятенә балаларга рухи тәрбия бирүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәт”, - дип хәбәр иттеләр Коштавылыннан.
Нет комментариев