“Кул эшләремне бүләк итәм, кешеләрне сөендерергә яратам”
Апаста яшәүче Дамир абый Галиәкбәров агач эшләре остасы.
Тормышта ир-атка кирәкле барлык эш кораллары да Дамир абыйның кадерле хәзинәсе.
“Мин агач эшенә үз теләгем белән өйрәндем. Мөгаен, сәләт нәселдән килә. Әти өйдә юк вакытта остаханәгә кереп, балта, пычкы тотарга өйрәндем. Еллар узган саен кызыксынуым арта гына барды. Иң беренче кунаклар килгәндә утырырга эскәмия ясадым. Аннан өстәлләр, гөл куйгычлар, кием элгечләр, мунча урындыклары – берсе артыннан берсе эшләнде. Оныклар тугач, аларга бизәкләп өстәл белән урындык бүләк иттем. Алардан күреп туганнар ясатты. Дуслар кызыксына башлады. Ләкин мин берсен дә акчага сатып биргәнем юк, кул эшләремне бүләк итәм, кешеләрне сөендерергә яратам”, – ди Дамир абый.
Галиәкбәровларның өйләрендә Дамир абый кулы белән ясалган җиһазлар бихисап. “Балкыш” фестиваленә дә Дамир абый кул эшләрен алып килгән иде. Алар арасында урындык, эскәмия, бала караваты да бар.
Дамир абый – изге йөрәкле волонтер да. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм чараларына теләп кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев