Күңелләрне сафландырып яңгырады “Апас азаны”
Район мәдәният йортында “Апас азаны” бәйгесе финалы уңаеннан “Рухи моң” дип исемләнгән дини концерт узды.
(8 май, “Апастово-информ”).
Бик матур, мәгънәле, тәрбияви чараны район мөхтәсибәте оештырды һәм Апастан шәхси эшмәкәр Илдар Нәбиуллин иганәчелек күрсәтте.
Биредә бердәмлеккә, иманлыкка чакырып мөнәҗәтләр-нәшидләр тыңланды, күңелләрне сафландырып, пакъландырып матур азан тавышлары яңгырады, дини күренешләр тәкъдим ителде, бүләкләр уйнатылды. Шулай ук шаһит киткәннәр рухларына догалар кылынды. Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов стипендиаты, “Татар азаны” бәйгесе җиңүчесе Рөстәм Хөсәенов чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
Республикакүләм “Азан бәйгесе”нең район этабына сайлап алу туры “Хаҗәр” рухи-әхлакый үзәктә үткән. Барлыгы 50 бала өч атна дәвамында телеграм каналда үзләренең белемнәрен сынаган. Шуларның 31е имтиханны уңышлы тапшырып, бәйгегә узган. Ә инде финал өлешенә барлыгы җиде шәкерт үткән. Алар биредә азанны матур, моңлы, аһәңле һәм дөрес итеп әйтүдә тагын бер кат сыналдылар. Һәр баланың тавышы күңелләрне әсир итәрлек булды. Зал тутырып килгән тамашачы һәрбер чыгышка сөбеханаллаһ-машаллаһ дип әйтеп, сокланып утырды.
Нәтиҗәдә, Апастан 11 яшьлек Ислам Ханнанов җиңүче булып танылды. Ул кыйммәтле бүләккә, күчтәнәчләргә, Мактау грамотасына, медальгә һәм Кубокка лаек булды. Калган алты финалистка да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Хәер, бәйгедә катнашкан бер шәкерт тә күчтәнәчсез калмады.
Дини чарада район Советы Аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты. Алар җылы теләкләрен ирештереп, “Апас азаны” бәйгесен үткәрүдә иганәчелек күрсәткән Илдар Нәбиуллинга, барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев