Кызыл Тауда сайлаучылар активлык күрсәтә
910нчы номерлы Кызыл Тау сайлау участогында көндезге сәгать 10га сайлаучыларның 59 проценты тавыш биргән.
(14 сентября, «Апастово-информ»)
Сайлау участогы председателе Алсу Гыймранова хәбәр иткәнчә, иртәдән үк халык активлык күрсәтә.
“Участокка иң беренче булып Кызыл Таудан Фиргать абый Шәрәфуллин килде һәм тавыш бирде. Беренче сайлаучы бүләген дә ул алды. Шулай ук Чәтбаш авылыннан туган көнен билгеләп узучы Зөлфирә Сөнгатуллина сайлаудан бүләк белән кайтып китте. Чәтбаш авылы егете Альберт Кадыйров тәүге тапкыр тавыш бирде”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев