Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Кызыл-Тауда “Строй һәм җыр буенча мәктәп смотры” бәйгесе узды

Чара Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылды.

(24 февраль, “Апастово-информ”).



"Строй һәм җыр смотры" бәйгесе районда мөһим традициягә, балаларда патриотизм һәм команда рухы тәрбияләү чарасына әверелде. Бәйге быел бишенче тапкыр узды. Биредә барлыгы 16 мәктәп командасы катнашты. Мәктәп төркемнәре гаскәр төре һәм формасын, команда исемен сайлап, үзләренең җырлары белән чыгыш ясадылар. Командирларының командаларны үтәп һәм строй җырын башкарып, сафта яхшы әзерлек, бердәмлек күрсәттеләр. Чыгышларны мәртәбәле жюри - мәгариф бүлеге вәкилләре һәм районның чик сакчылары оешмасы һәм Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге ветераннары бәяләде."Строй һәм җыр смотры" бәйгесе тантаналы төстә ачылды. Чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин катнашып, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев