“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. Әлеге чарада катнашып Кече Күккүз авылыннан Ленар бабай Әхмәтҗанов та җиләк-җимеш киптергечен отты.
(19 август, “Апастово-информ”).
88 яшьлек Ленар бабай да газета-журналларны бик яратып укый. Аеруча “Шәһри Казан”ның “Язмыш” газетасын һәм районыбызның “Йолдыз” газеталарына өстенлек бирә ул. “Татмедиа”ның абунәчеләр арасында оештырылган бүләкләр уйнату чарасында җиңүчеләр исемлегендә Ленар бабай да бар.
“Газета-журналларны күптән яратып укыйм. “Ватаным Татарстан”, районыбыз газеталарына язылам. Быел “Шәһри Казан”ның “Язмыш” газетасына да язылдым әле. Шуларны укып бетерәм дә, кабат-кабат күзаллап чыгам. Җитми дә кала. Әлеге басмалардан тормыш вакыйгалары белән танышып барам. Үземнең улым да махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булды. Шуңа күрә Ил иминлеге өчен көрәшүче егетләрнең язмышлары темалары аеруча күңелемә якын, аларга багышланган мәкаләләрне кат-кат укып чыгам, - ди ул үзе.
Нет комментариев