Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Милли кием – бәйрәм бизәге

Районда “Милли костюмлы гаилә” фотобәйгесе игълан ителә.

Бәйгене район башкарма комитеты Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте белән бергә оештыра.

-Бәйге иҗадилыкны үстерү, милли гореф-гадәтләрне яңарту, буыннан-буынга тапшыру, Сабантуйларны тагын да эчтәлекле итү максатыннан оештырыла, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

Фотога төшүчеләр саны чикләнмәгән. Ләкин 2 кешедән дә ким булмаска тиеш. Фотога төшкән һәр гаилә әгъзасының милли киемнән булуы шарт. Татар, рус, чуваш милләте гаиләләре аерым номинацияләрдә билгеләнеп үтеләчәк.

Бәйгедә катнашу өчен гариза, шәхси мәгълүматларны куллану өчен һәр гаилә әгъзасының рөхсәте кирәк. Бәйгегә А4 форматындагы 1 фото тапшырырга. Фотолар 6 июньгә кадәр штп Апас, Совет урамы, 2 йорт, 13 бүлмәдә 8.00-17.00 сәгатьләрдә (12.00-13.00 төшке ял) кабул ителә. Тел. : 88-4376- 21-5-56. Электрон почта – Ivanova.S@tatap.ru . Бәйге эшләре гаризасыз каралмый.

Районкүләм бәйгегә 7 июньдә – милли бәйрәмебез Сабан туен бәйрәм иткән көнне йомгак ясалачак. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев