Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

“Мин - Геройлар нәселеннән” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Әлеге бәйге Ватан сакчылары елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

(12 декабрь, “Апастово-информ”).



“Мин - Геройлар нәселеннән” видеороликлар бәйгесе “Апас” якташлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган иде. Ул берничә этапта узган. Конкурска барлыгы 31 эш кабул ителгән.
“Бәйгенең төп максаты - сугыш чоры батырларының исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буында Ватанга мәхәббәт, батырлык һәм гражданлык җаваплылыгы хисләрен тәрбияләү. Яшьләр якыннары, туганнарының сугышчан һәм хезмәт юллары турындагы тарихи хатларны, истәлекләрне һәм хикәяләрне нигез итеп алып, видеоязмалар җибәрделәр. Бик күп матур эшләр килде. Һәрберсе үзенчәлекле, эчтәлекле иде. Балалар гаиләләре белән бергәләп эзләнгәннәр, бик күп кызыклы мәгълүматлар туплаганнар. Барлык катнашучыларга да олы рәхмәтемне белдерәм”, - диде “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе рәисе Марат Нуриев.
Әлеге бәйгедә 17 егет һәм кыз бүләкләнде. Сигез эшкә кызыксындыру бүләге тапшырылды. Калганнары беренче, икенче, өченче урыннарны яуладылар. Һәрберсенә истәлекле бүләкләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев