Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Миңзилә апа Ибәтуллина: Мин язмышыма бик рәхмәтле

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Багыш авылында яшәүче Миңзилә апа Ибәтуллинаны 80 яшьлек юбилее белән котлады.

(21 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Рәхмәтулла абый һәм Миңзилә апа  50 ел элек кавышып, биш балага гомер бүләк иткәннәр. Россия Герое, генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллинны тәрбияләп үстерүче  әти-әни алар.
Айрат Җиһаншин Ибәтуллиннар гаиләсенә республика һәм район халкы исеменнән олы рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.
Минзилә апага күпьеллык намуслы хезмәте һәм гаиләне ныгытуга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
“Сез талантлы, тырыш, хезмәт сөючән, итагатьле һәм игелекле балалар тәрбияләп үстердегез. Сезнең гаиләдә ватанпәрвәрлек, дуслык, бер-береңне ихтирам итү, ярдәмчел булу, җаваплылык һәм гаделлек кебек рухи-әхлакый кыйммәтләр  сакланып килә. Балаларга да үз үрнәгегездә тәрбия бирдегез”, - диде район башлыгы. 
Миңзилә апа колхозда эшли, күп еллар сыер сава. Гаилә учагының җылысын саклап, күңел матурлыгын барысына да җиткереп яши.
“Мин язмышыма бик рәхмәтле. Беренчедән, юлымда Рәхмәтулланы очратканы өчен. Ул бик әйбәт ир, минем өчен терәк булды. Балаларым белән дә горурланып яшим”, - диде Миңзилә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев