Морзалар мәктәбендә “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән эчтәлекле бәйрәм чарасы узды
Ул җыр- биюләргә, матур чыгышларга бай булды. Морзалар мәктәбендә изге бәйрәм - әниләр көне.
(28 ноябрь, «Апастово-информ»)
Мәктәп директоры Гөлнара Сафина тәкъдиме буенча чара һәрбер сыйныф, һәрбер бала катнаша. Бәлки шуңададыр зал тутырып әниләр килгән.
«Морзалар мәктәбе базасында эшләп килүче “Балачак” драма түгәрәге якташыбыз, драматург Әмир Камалиев әсәрен сәхнәләштергән. Әлеге спектакльдән өзек белән алар аның исемендәге фестивальдә катнаша, 3 урынга лаек була. Республикакүләм “Сәяр” фестиваленең лауреатлары да булып танылалар», - ди Морзалар мәктәбе директоры Гөлнара Сафина.
Балалар иң матур чыгышларын бүләк итә. Алар җырлый да, бии дә, матур итеп шигерьләр дә сөйли. Бу вакытта аналарның күңелендә горурлык хисләре, күзләрендә бәхетле күз яшьләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев