Морзалар авылының 908нче номерлы сайлау участогында инде күпчелек халык сайлауда катнашкан.
(14 сентябрь, “Апастово-информ).
Рифкать һәм Динә Нәбиуллиннар, Вәгыйз һәм Нурия Әхмәдуллиннар тавыш бирергә парлап килде. Әлеге гаиләләр батыр, кыю ир-егетләр үстергән. Аларның уллары махсус хәрби операциядә катнаша.
“Улларыбыз исән-сау булсын, җиңү белән яныбызга кайтсыннар. Киләсе көнгә ышаныч һәм изге догада яшибез”, - диләр алар.
Нет комментариев