Морзалардан Нәбиуллиннар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды
Район тормышы

Морзалардан Нәбиуллиннар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Морзалар авылында яшәүче Нәбиуллиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

(4 июль, “Апастово-информ”).

  Рифкать һәм Динә Нәбиуллиннар 45 ел парлы, тату гомер кичерә. Әлеге үрнәк гаиләдә 3 ир бала үскән. Бүген олы уллары махсус хәрби операциядә катнаша.

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру тантанасы Морзалар авылы мәдәният йортында үтте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин Нәбиуллиннар гаиләсен тәбрик итеп, олы рәхмәтләрен ирештерде.

“Гаилә – ул безнең авылыбызның, районыбызның, Илебезнең нигезе. Рифкать абый белән Динә апа 3 бала үстергән. Алар киләчәгебезгә өлеш кертүчеләр. Гомер буе авылда яшәп, хезмәт итеп, икътисади, мәдәни яктан зур өлеш керткәнсез, гаилә традицияләрен саклап яшәгәнсез. Сезнең кебек гаиләләргә карап, яшь гаиләләр дә үрнәк ала. Тырыш, максатчан улларыгызның берсе махсус хәрби операциядә Ил иминлеге өчен өлеш кертә. Сезгә Ил, Республика җитәкчелеге исеменнән бик зур рәхмәт, - диде Айрат Җиһаншин.

Нәбиуллиннар Каратун авыл җирлеге, районның ветераннар Советы исеменнән, балаларыннан, туганнарыннан, күршеләреннән, авылдашларыннан күп котлаулар кабул итте, бүләкләргә, чәчәкләргә күмелде. Иң матур җырлар да алар өчен яңгырады.


Нет комментариев