Олы Бакырчы авылында күңелле итеп кышны озатканнар
Авылның мәдәният йорты каршында “Яз килә, яз көлә” исемле чара оештырылган.
(2 апрель, “Апастово-информ”).
Көннең кояшлы, җылы һәм аяз булуы бәйрәмгә аерым ямь өстәгән. Шуңа күрә авыл халкы да бу чарага аеруча теләп җыелган - олылар да, яшьләр дә, балаларын, оныкларын ияртеп, мәйданга ашыккан.
Кунакларны гармун моңнары астында җырлап-биеп каршы алганнар. Бәйрәм барышында онытылып барган халык уеннары яңартылып, аларда олысы-кечесе бердәм булып актив катнашкан. Көч сынашулар, кызыклы биремнәр һәм күңелле “җәзалар” бәйрәмгә дәрт һәм шаян рух өстәгән.
“Чарада катнашучылар өчен казан асып пылау пешергән Әлфәт Моталлаповка, самоварын кайнар килеш саклаган Фирдүскә, бәйрәм мизгелләрен фото һәм видеога төшергән Гөлүсәмә, уеннар оештыруда ярдәм иткән “Алдынгылар хәрәкәте” кызларына, шулай ук тәм-томнар белән сату иткән Фәниягә һәм башка булышучыларыма - барысына да рәхмәт”, - дип хәбәр итә Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Кышны озату кичәсе җылы аралашу, күтәренке кәеф һәм бердәмлек хисләре бүләк иткән. Авыл халкы исә, изге теләкләрен җиткереп, матур язлар, уңышлы җәйләр килүен, дөньяларның тизрәк тынычлануын теләп таралышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев