Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Олы Бакырчы авылының уңган-булган ак яулыклы апалары да буш вакытларын игелекле эшкә багышлыйлар

Алар авыл мәдәният йортына җыелып, хәрбиләргә окоп шәмнәре ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр.


(5 декабрь, “Апастово-информ”).
“Олы Бакырчы мәдәният йортында волонтерлык эше 2023нче елда башланып китте. Без өлкән апалар белән кичләрен бирегә җыелып, рәхәтләнеп сөйләшеп, файдалы эш башкарабыз. Соңыннан бергәләшеп чәй эчәбез. Арып китсәк, гармунга кушылып җырлашып ял итәбез, хәтта биеп тә алабыз. Без ясаган челтәрләр егетләребезгә Җиңү көнен якынайтырга ярдәм итәр”, - ди мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Авыл халкы да теләктәшлек күрсәтә. Авылдашлар акчалата да ярдәм итәргә тырыша. Узган ел халыктан җыелган акчага көмеш волонтерлар тарафыннан 1200 данә окоп шәме ясалган һәм 19 данә маскировка челтәре үрелгән. Агымдагы елда исә 400 данә окоп шәме ясалган һәм 6 маскировка челтәре үрелгән.
Җәйге чорда бу эш әзрәк тукталып торса да, көзен исә ул кабат башланып киткән. Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев теләктәшләге һәм авыл халкы ярдәме белән 66 мең сум акча җыелган. Ул акчага окоп шәмнәре һәм маскировка челтәрләре үрү өчен чимал сатып алынган. Ару-талуны белмәс апалар эшкә дә керешкән.
“Авыл халкының һәрчак ярдәмен тоябыз. Читтә яшәүчеләр дә кушыла. Кемнәрдер акчалата үз өлешен кертсә, ә кемнәрдер мәдәният йортына килеп, булыша. Һәркем бердәмлекнең көчен аңлап, файдасы булсын дип эшли, егетләрнең исән-имин булуларын тели”, - ди Олы Бакырчы авылы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев