Олы Бакырчыда игълан ителгән “Иң матур бизәлгән йорт” бәйгесен авылдашлар хуплап алып, йортларын матур итеп бизи башлаганнар. Наил һәм Миләүшә Булатовлар да әлеге бәйгегә бик теләп кушылган.
(26 декабрь, “Апастово-информ”).
“Булатовларның бизәлгән йорт алдына җыелып бәйрәм иттек. Бәйрәмгә әти-әниләре белән балалар да җыелды. Уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр алар. Татарча биеп-җырлап өлкәннәр дә күңел ачты. Миләүшә апалары балаларга тәмле күчтәнәчләр дә әзерләгән иде. Балаларны озата килүче әти-әниләргә, матур итеп йортларын бизәп кунакка чакыручы Наил белән Миләүшәгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйгебез әле дәвам итә”, - дип хәбәр итте Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Нет комментариев