Район башлыгы гаиләсе белән тавыш бирде
Район тормышы

Район башлыгы гаиләсе белән тавыш бирде

Айрат Җиһаншин Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауларга тормыш иптәше Гөлназ һәм балалары белән бергә килде.

(14 сентябрь, “Апастово-информ”).
 



Район башлыгы Айрат Җиһаншин район мәдәният йортында урнашкан 879нчы номерлы сайлау участогында тавыш бирде.
“Бүген Республикабызда зур сәяси вакыйга уза. Бергә һәм бердәм булып катнашырга кирәк”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Район башлыгы сайлау Апаста урнашкан сайлау участокларының эшчәнлеге белән танышып, сайлауларның оешкан төстә баруын, халыкның актив катнашуын билгеләп узды.


Нет комментариев