Мәктәпләрдә һөнәри үзбилгеләнү юнәлешендә тәрбия эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә.
(4 сентябрь, “Апастово-информ”).
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева сүзләренә караганда, мәктәпләрдә икенче ел 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия – минем офыкларым» дәресләре, «ПроеКТОриЯ», «Киләчәккә билет»федераль проектлары аша һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлегенең бердәм моделе кертелгән. «Һәр баланың уңышы» проекты кысаларында 7-8 сыйныф укучылары өчен профиль алды белем алу мөмкинлеге булдырылган. Ике медицина, биш педагогика һәм ун агрокласс эшли. Яңа уку елында агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү максатында Каратун мәктәбе базасында агротехнология классын ачу планлаштырыла.
Башлангыч сыйныф укучыларының, шулай ук балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең ел саен "Яшь мастер"төбәкара чемпионатында катнашуы иртә һөнәри юнәлеш бирүнең бер формасы булып тора. Агымдагы елда әлеге чемпионатта Апас, Иске Йомралы, Каратун, Биеш, Табар-Черки һәм Дәвеш мәктәпләреннән 26 бала катнашкан, алар арасында 21е рәсем эшчәнлеге, сити-фермерлык, юл хәрәкәте иминлеге, кием һәм аксессуарлар дизайнеры, 3D-дизайн компетенцияләре буенча җиңүче һәм номинант булган. «Радуга» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»компетенциясендә номинантлар булган.
Нет комментариев