Районда 9 Май көнне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы зурлап билгеләп үтеләчәк
Бөек Җиңү көнендә күләмле бәйрәм чаралары оештырылачак.
(7 май, “Апастово-информ”).
9.00 сәгатьтән Батырлар мемориал комплексында, район мәдәният йорты каршында эчтәлекле чаралар үтәчәк.
8.00-12.00 сәгатьләрдә - Мәдәният йорты фойесында Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмә эшләячәк.
Шул ук вакытта Батырлар мемориал комплексы, мәдәният йорты каршында, үзәк хастаханә, балалар поликлиникасы каршындагы мәйданда, Боз сарае тукталышында ретро автомобильләр күргәзмәсе оештырылачак.
12.00 – 14.00 сәгатьләрдә район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү салюты” конкурсының Гала-концерты узачак.
15.00-18.00 сәгатьләрдә ирләр арасында футбол турниры үтәчәк.
18.00-21.00 сәгатьләрдә мәдәният йортында бәйрәм концерты көтелә.
Бәйрәм 21.00 сәгатьтә Салют белән тәмамланачак.
Апаста узачак Җиңү парадында хәвефсезлекне тәэмин итүчаралары күреләчәк. Җәмәгать тәртибен һәм иминлеген саклауга эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр бүлеге, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, халык дружиналары җәлеп ителәчәк. Тирә-юнь игътибарда торачак. Шуңа бәйле рәвештә, бәйрәм чарасына коллективларның алдан килүен, үзегез белән сумкалар алмавыгызны сорыйбыз. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев