Районда Әмир Камалиев исемендәге “Бар дөнья - театр” фестиваленә йомгак ясалды
Танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге “Бар дөнья - театр” районкүләм балалар театр коллективлары фестивале быел өченче тапкыр узды.
(21 май, “Апастово-информ”).
Фестиваль талантлы балаларны кабаттан үзенә җыйды. Иң элек бәйгенең сайлап алу турлары үтте.
Җиңүче коллективлар Әмир Камалиевның туган авылы – Шыгайга җыелды. Шыгай авылы клубында фестивальгә йомгак ясалды. Чарада район мәдәният бүлеге Рөстәм Мингазиев, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, иҗатташ дуслары якташыбыз Хәбир Ибраһим, Татарстанның халык артисты Раил Садриев катнашты.
Бәйгедә өченче урынга - Морзалар, Чүрибураш, Иске Йомралы, Борнаш, Каратун (урта төркем) мәктәпләре, икенче урынга – Дәвеш (урта төркем), Олы Бакырчы, Апас (кече төркем) мәктәпләре, беренче урынга Табар Черкене, Каратун (кече төркем), Апас (зур төркем) мәктәпләре лаек булды. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча да билгеләнде. Балалар театр коллективларына дипломнар, тәмле күчтәнәчләр тапшырылды.
Чара ахырында Дәвеш мәктәбенең яшь сәхнә осталары үзләренең спектакльләрен тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев