Районда барлык сайлаучыларның 56,47 проценты тавыш биргән
Район тормышы

Районда барлык сайлаучыларның 56,47 проценты тавыш биргән

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Бүген республикабыз халкы Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлый.

(14, сентябрь, “Апастово-информ”).



Районда да сайлаулар оешкан төстә үтә. Барлыгы 50 сайлау участогы эшли. Райондашлар бердәм булып, киләчәгебез өчен үз тавышларын бирәләр.
Районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Җәләлетдинова хәбәр итүенчә, районда 14291 сайлаучы исәпләнә. Көн уртасына барлыгы 8070 кеше үз тавышын биргән. Бу барлык сайлаучыларның 56,47 процентын тәшкил итә.
“Сайлау участоклары үз эшен кичке 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Хастаханәдә дәваланучылар өчен дә тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. 14.00 сәгатьтән соң сайлау участогына килә алмаучылар өчен өйгә барып сайлатулар оештырылачак”, - дип хәбәр итте районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Җәләлетдинова.


Нет комментариев