Районда егерьлар белән киңәшмә узды
Биредә соңгы көннәрдә халыкны нык борчыган төлкеләр янау мәсьәләсе ассызыкланды.
(14 май, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов рәислегендә узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте»Төбәк иҗтимагый оешмасының баш аучысы Николай Емельянов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев, районның аучылар җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин һәм егерьлар катнашты.
Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев билгеләп үткәнчә, районның аучылык хуҗалыгында 6 егерь эшли. Аларга зур җаваплылык йөкләнә. Төрле йогышлы авырулар баш калкыткан чорда аеруча уяулык таләп ителә.
“Соңгы вакытта халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр керә. Чыннан да төлкеләр авылларга якыная. Шуңа күрә төлкеләрнең кош-кортларга, терлек-туарга һөҗүм итү очраклары да ешая. Алар көпә-көндез авыл урамнары буйлап йөри, халыкның кош-кортына зыян сала. Бу проблема һәр авылда диярлек бар. 1 майдан төлкеләрнең баш санын киметүгә рөхсәт бирелде. Бу чара ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Без бу вакыт аралыгында бөтен көчне куеп эшләргә тиеш”, - диде Рифат Гәрәев.
«ТатарстанРеспубликасы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте»Төбәк иҗтимагый оешмасының баш аучысы Николай Емельянов төлкене авыл эчендә атарга ярамаганлыгы хакында белдерде.
“Хәзер төлкеләрне атуга рөхсәт җитди сәбәпләр булган очракта бер айга бирелә. Шунысын әйтергә кирәк, без төлкеләргә карата коралны авыл читеннән 200 метр ераклыкта гына куллана алабыз, - диде Николай Емельянов.
Киңәшмәдә егерьларны борчыган сораулар һәм чыгымнар хакында да сөйләшенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев