Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районда “Яшь оста” балалар чемпионатының муниципаль этабы узды

Конкурсның барлык этапларын кыю үтеп, балалар төрле модульләр буенча җиңү яуладылар.

(4 март, “Апастово-информ”).

  Бәйге Иске Йомралы мәктәбе базасында оештырылды. Балалар бу юлы “Рәсем сәнгате” юнәлешендә үзләрен сынап карадылар. Конкурсның җиңүчеләре яшь үзенчәлекләре буенча билгеләнде. Каратун мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Самир Шәвәлиев 3нче, Апас мәктәбенең 3 нче класс укучысы Фәридә Бахроми 2нче, Табар Черкене мәктәбенең 3нче класс укучысы Юлия Листратова 1нче урынга лаек булдылар. Шулай ук Иске Йомралы мәктәбенең 4нче класс укучысы Миләүшә Заһидуллина беренче урында. Беренче һәм икенче урыннарны яулаучы укучылар “Яшь оста” балалар чемпионатының региональ этабында ярышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев