Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районда иң матур Яңа ел бизәлешле оешмалар ачыкланды

Үз биналарын һәм тирә-юнен иң матур, иң зәвыклы бизәгән оешмалар Үзәк Чыршыны ябу тантанасында бүләкләнде.

(19 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Яңа ел яллары артта калса да, бәйрәм тәэсирләре, күңелле истәлекләре күз алдыннан китми. Бик күпләр Яңа елны аеруча әзерлек белән каршы алып, башкаларга да күңел күтәренкелеге өләште. Районда күп кенә оешмаларның хезмәт коллективлары үз тирә-юнен бәйрәмчә бизәп куйды. Шулай ук шәхси йорт хуҗалалары да бәйрәм рухы тудырды. Алар район җитәкчелеге тарафыннан да билгеләп үтелде.
Мәдәният оешмалары арасында Түбән Барыш, Әҗем авылы клублары, Болын-Балыкчы һәм Морзалар мәдәният йортлары Дипломга ия булды.
Белем бирү йортлары арасында Табар Черкене, Апас, Дәвеш мәктәпләренә Диплом тапшырылды.
Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмалары арасында Апасның “Кояшкай”, “Салават күпере” һәм Свияжный бистәсенең “Ләйсән” һәм Танай-Турайның “Гөлбакча” балалар бакчалары иң-иңнәре буларак танылдылар.
Иң матур итеп бизәүче муниципаль предприятиеләр һәм оешмалар да бәя алды. Районның электр челтәрләре оешмасы, “Алтын Алка” боз сарае, Апас Туган якны өйрәнү музее җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев