Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районда иң матур шәхси йорт, капка төпләре бизәүче хуҗалар билгеләнде

Тырыш хуҗалар райондашларга матурлык өләште.

(19 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Заготзерно бистәсендә яшәүче Илдар һәм Рәшидә Хисамовларның йорт бизәлеше быел да иң югары бәя алды. Озак еллар Себердә яшәп әниләре нигезенә кайтып төпләнгән Хисамовлар гаиләсе ел саен үзләре яшәгән йорт алдын, тирә-юнен, капка төпләрен аллы-гөлле утлар белән бизиләр, кар сыннары да ясап куялар.
“Ямалда яшәгәндә Яңа ел бәйрәмнәрен шулай йортларны бизәп, күңелле итеп каршы ала идек. Бу хәзер традициягә әверелде”, - диде йорт хуҗасы Илдар абый Хисамов.
Коштавылыннан Фәһимә Азизова йортын бәйрәмчә рухта бизәп, авылдашларына күтәренке кәеф өләшкән. Апастан Руслан һәм Лилия Абдуллиннар һәм Илгиз һәм Светлана Салаватовлар да Яңа елны зур әзерлек белән каршылап, йортлары янәшәсендә матурлык тудырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев