Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Районда “Йолдыз”(“Звезда”) газетасын яратып укучы гаиләләр ачыкланды

Гаилә елы уңаеннан 2024нче елның икенче яртыеллыгына “Йолдыз” (“Звезда”) газеталарына язылучы гаиләләр арасында “Гаилә белән укыйбыз” исеме астында махсус бәйге узды.

(31 май, “Апастово-информ”).

Бәйге шартлары нигезендә, катнашучылар “Йолдыз” (“Звезда”) газетасына гаиләләр белән язылып, хат ташучы белән бергә яки квитанцияне кулга тотып төшкән фотоларын үзләренең социаль челтәрләрендә #ЙолдызБергәЗвездаВместе2024 хештегы белән урнаштырып, әлеге постны репост итеп һәм аның астында “катнашам” дигән тамга белән куярга тиеш булдылар. Бүген бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылды. Нәтиҗәдә, Үтәмештә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин абый Сәлахов гаиләсе “Йолдыз”лы иң өлкән гаилә”, Әлмәндәр авылыннан Илгиз һәм Гөлнара Хәмидуллиннар “Йолдызлы”күп балалы гаилә”, Үтәмештән Лилия һәм Рөстәм Тимершиннар “Йолдыз”лы гаилә”, Карабайдан Иршат һәм Наилә Гыйззәтуллиннар “Йолдызлы”яшь гаилә”номинацияләрендә җиңү яулап, бүләкле булдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев