Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районда “Мирас” һәм “Матур” социаль студентлар отрядлары эшләде

Егет-кызлар “Игелек мирасы”акциясенә кушылды.

(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  “Мирас” һәм “Матур” социаль студентлар отрядлары Казан дәүләт федераль университетында белем алучы егет-кызларны берләштерә. Алар Апаска да изге максат белән килделәр. Берничә көн дәвамында өлкәннәргә булыштылар, мастер-класслар уздырдылар, концертлар белән чыгыш ясадылар.
“12 егет һәм кыз белән үзебезнең “Игелек мирасы” акциясен тормышка ашыру максаты белән Апас районына килдек. Без ялгыз яшәүче өлкәннәргә булышабыз, мәктәпләрдә төрле мастер-класслар уздырабыз, концертлар да тәкъдим итәбез. Быел республика районнарының тарихы, бүгенге тормышы, биредә гомер кичерүче халыкның үзләренә хас булган рухи кыйммәтләре, традицияләре турында видеороликлар төшерәбез”, - дип белдерде Аделина Арсланова.
"Мирас" һәм “Матур” яшьләре район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина җитәкчелегндә Апас белән якыннан таныштылар, Туган якны өйрәнү музеенда, үзәк китапханәдә, балалар бакчаларында, Апас урта мәктәбендә, Сара Садыйкова исемендә балалар сәнгать мәктәбендә булдылар. Яшьләр өлкәннәр янына да бардылар. Аларга кар чистартуда ярдәм кулы суздылар. Шулай ук Тутай авылында яшәүче Ленинград блокадасы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина белән дә аралаштылар, тормышы, көнкүреше белән кызыксындылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев