Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районда муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде

Һөнәри бәйрәм уңаеннан муниципаль хезмәткәрләр котлаулар кабул иттелләр.

(30 апрель, “Апастово-информ”).



Район хакимиятендә хөрмәтләү чарасы узды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин район хакимиятендә хезмәт куючы барлык муниципаль хезмәткәрләрне җылы сәламләп, котлауларын ирештерде.
“Намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә районның социаль-икътисади үсеше өчен эшләргә язсын. Киләчәктә эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телим”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Нәтиҗәле эшләүче, матур күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитетының һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясенең, ТР Хисап палатасының, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев