Районда “Татарча диктант” акциясе узачак
“Татарча диктант” язу Апас район үзәк китапханәсендә 14 ноябрьдә оештырылачак.
(13 ноябрь, “Апастово-информ”).
Акциянең төп максаты – татар телен популярлаштыру, аңа карата кызыксыну уяту, шул ук вакытта белемне дә тикшерү. Быел «Татарча диктант» унынчы мәртәбә уза.. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында диктант язу өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган. Районда “Татарча диктант” язу район үзәк китапханәсендә 14.00 сәгатьтә үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев