Районда төзекләндерелгән хәрби комиссариат бинасы үз ишекләрен ачты
Бинада күләмле төзекләндерү эшләре республика программасы нигезендә башкарылды.
(5 май, “Апастово-информ”).
Хәрби комиссариат бинасы 1990 елларда төзелгән. Башлангыч мәктәп булып хезмәт иткәннән соң, 2006 елда хәрби комиссариат коллективын үзенә сыендырган. Шактый таушалган, искергән бина яңа сулыш алды. Хезмәткәрләрне яңа уңайлылыклар булдырылды.
Бина матур төсләр белән тышланган, түбәсе яңадан ябылган. Тирә-юненә брусчаткалар җәелгән. Тыштан матур коймалар белән әйләндереп алынып, капка да куелган. Табиблар өчен аерым бүлмәләр булдырылган. Шулай ук аз мобильле халык төркеме өчен аерым санитар челтәр үткәрелгән. Мөмкинлеге чикле кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, “Уңайлы мохит” программасы нигезендә, бинага керү өчен юллар да ясалган. Җиһазлар да яңа яңартылган. Подваллар да төзекләнеп, архив бүлмәләре биредә урын алган.
Яңа төсмер алган хәрби комиссариаты бинасы тантаналы төстә үз ишекләрен ачып, кунаклар кабул итте.
Ачылу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, ТР хәрби комиссары урынбасары, полковник Эдуард Тимербулатов катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең чыгышында хәрби комиссариат эшчәнлегенең зур әһәмият һәм игътибарга лаек булуын, илебезнеӊ тынычлыгын һәм иминлеген саклауга саллы өлеш кертүләрен әйтте. Төзекләндерү эшләрен башкаруда ярдәм иткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бинаны төзекләндерүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин хәрби комиссариат хезмәткәрләренең намуслы хезмәтен билгеләп узды.
“Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә хәрби комиссариат бинасы ачылу район тарихына истәлекле вакыйга буларак кереп калачак. Бүгенге көндә хәрби комиссариат хезмәткәрләре бик җаваплы эш башкара”, -дип белдерде депутат.
Максим Топилин бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын, аларның зарыгып көтүче якыннарына олы сабырлык теләде.
ТР хәрби комиссары урынбасары, полковник Эдуард Тимербулатов республикада район хәрби комиссариатлары урнашкан биналарның төзекләнүе хакында әйтте.
“Республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында хәрби комиссариатлар урнашкан биналарга капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелә. Биналар яңа төсмер ала, уңайлылыклар тудырыла. Хәрби комиссариат эшчәнлегендә дә кайбер яңалыклар гамәлгә ашырыла. Хәрби исәп электрон реестры булдырыла”, - диде Эдуард Тимербулатов.
Районның хәрби комиссары Наил Җантемиров уңайлы, заманча бина өчен җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев