Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районда халык җыеннары башланды

Халык белән очрашып, ачыктан-ачык сөйләшүләр беренчеләрдән булып Зур Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз һәм Идрәз җирлекләрендә узды.

(15 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Җыеннарда район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, район прокуроры Зөфәр Абитов һәм төрле өлкә җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров районда башкарылган эшләргә тукталды һәм алда торган мөһим проектлар, белән таныштырды. Шулай ук хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авыл халкына олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, изге күңелле волонтерларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Җыеннарда халык куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә ассызыкланды. Район прокуроры Зөфәр Абитов авыл халкын һәрвакыт уяу булырга чакырды. Авылларда шикле кешеләр күренгән очракта кичекмәстән хәбәр итәргә кирәклеген, мошенниклар куллана торган схемалар, алардан үзеңне һәм якыннарыңны саклау ысуллары турында әйтте. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, участок инспекторы Раил Борһанов аеруча өлкән кешеләргә, балаларга игътибарлы булырга киңәш итте. Җыенда хуҗасыз этләр турында да сүз булды. Җитәкчелек тарафыннан контрольдә торучы әлеге мәсьәлә тиздән уңай хәл ителеп, хуҗасыз этләр тотылып, махсус урыннарга урнаштырылачагы хакында хәбәр ителде.
Район газ хезмәте җитәкчесе урынбасары Алмаз Сафиуллин соңгы вакытта республикада сөрем газы белән агулану очраклары ешаю сәбәпле, газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә, салкын көннәрдә куркынычсызлык чараларына аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендә Дәүләт программалары һәм анда катнашу тәртипләре турында сөйләде. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин мал асраучыларга, кош-корт тотучыларга киңәшләрен җиткереп, төрле йогышлы авыруларга каршы кисәтү чаралары күрү мөһимлеген белдерде.
Авыл җирлекләре башлыклары авылларда башкарылган эшләр хакында хисап тотты. Авыл халкы исә кызыксындарган сорауларына җавап алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев