Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районда хәрбиләрнең гаиләләренә хөрмәт күрсәтелә

Батыр егетләрнең гаиләләренә район башлыгы һәм иганәчеләр исеменнән кабат күчтәнәчләр тапшырылды.

(13 март,  "Апастово-информ"). 

Районда махсус хәрби операциядә хезмәт итүче,  батырларча яу кырында һәлак булган хәрбиләрнең  гаиләләре,  әти-әниләре,  якыннары һәрвакыт игътибар үзәгендә тора,  хөрмәт һәм игътибар күрсәтелә.  
Батыр ир егет үстергән гаиләләргә Изге Рамазан аенда олы хөрмәт белдерелде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм иганәчеләр тарафыннан махсус күчтәнәчләр әзерләнеп,  һәркайсына тапшырылды. 
"Күчтәнәчләрне һәркем сөенеп кабул итте.  Күзләрендә сагынычлы күз яшьләре ялтыраса да,  күңелләре тулы горурлык хисе аларның.  Район башлыгына аеруча рәхмәтле булып,   изге теләкләрен юллыйлар", - ди шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев