Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Райондашлар хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрде

Урта Балтай, Шәмәк, Кече Бакырчы, Югары Балтай, Олы Бакырчы, Чирмешән, Багыш, Биеш, Борнаш, Әлмәндәр, Мүшки авылларында яшәүче изге күңелле райондашларыбыз егетләргә ярдәм җыеп озатты.

(19 январь, “Апастово-информ”).

  “Райондашларыбызның ярдәме, мәдәният йорты, клуб мөдирләре белән бергәләп гуманитар йөк озаттык. Җыелган ярдәмнәр “Тыныч күк йөзе телибез” (“Желаем мирного неба”) фонды аша махсус хәрби операция зонасына юлланды. Авылдашларыбызның һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торуы безгә киләчәктә дә бергәләп эшләргә көч бирә. Төп максатыбыз – авыр вакытларда бер-беребезгә терәк булу, кирәкле ярдәмне вакытында һәм тиешле урынга җиткерү. Бу изге эшкә кушылучы һәркемгә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәрбер җыелган әйбер, һәр бирелгән матди ярдәм – ул безнең егетләргә юлланган җылы сүз, дога һәм ышаныч. Авылларыбызның һәр кешесе диярлек ярдәм җыюда үз өлешен кертте, изге эшебез безне тагын да ныграк берләштерде. Киләчәктә дә бердәм һәм бергә булыйк!”, - дип хәбәр итә Урта Балтай авылы мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев