Районга күчмә мобиль поликлиника киләчәк
Күчмә поликлиника 24 марттан башлап 1 ай дәвамында райондашларны кабул итәчәк.
(17 март, “Апастово-информ”).
Күчмә-мобиль поликлиника ”Сәламәтлек” һәм “Демография” милли проекты кысаларында эшли. Аның максаты - авыл җирендә яшәүче барлык халыкка медицина тикшерелүе үтәргә мөмкинлек булдыру.
“Мобиль поликлиникада Казан шәһәренең 7 номерлы хастаханәсе табиблары кабул итәчәк. Кабул итүгә фельдшерлар аша язылырга мөмкин”, - дип хәбәр иттеләр район хастаханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев