Районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров килде
Район тормышы

Районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров килде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә районда баручы төзелеш эшләре белән танышты һәм балаларның җәйге ялы белән кызыксынды.

  (3 июль, “Апастово-информ”).

Айдар Таһиров иң элек Югары Ындырчы җирлегендә сафка басучы кошчылык фабрикасында булды.  Депутат төзелеш эшләренең барышы белән танышты һәм җитәкчеләр белән аралашты.
Кошчылык фабрикасы төзелеше - районда гамәлгә ашырылучы иң мөһим инвестицион проект. Фабрикада елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла һәм 325 кешегә эш урыны булдырылачак.
Кошчылык фабрикасы төзелеше тулы куәтенә бара. Җитәкчеләр белдерүенчә, чебиләр үстерелә торган 8 корпус төзелгән. Хәзер корпусларның җидесендә җиһазлар куела. Өчесе тапшыру этабында. Ике корпуста җилләтү системасы эшләнелгән. Фабрикага керү юллары ясала. Август аенда беренче чебиләр кайтуы көтелә. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров балаларның җәйге ялы белән дә кызыксынды. Депутат районга эш сәфәре барышында “Свияга+” ял һәм сәламәтләндерү Үзәгендә булды. Ул биредәге эшчәнлек белән танышты, капиталь төзекләндерү эшләренең нәтиҗәсе белән кызыксынды, ял итүче балалар белән дә аралашты.
Үзәкнең җитәкчесе Хәйдәр Булатов әйтүенчә, бүгенге көндә Дәвеш авылында урнашкан “Свияга+” ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан, башка төбәкләрдән җыелган 355 бала ял итә. 215 бала юллама нигезендә, 70 бала палаткалы лагерьга килгән.


Нет комментариев