Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Районыбыз кызы “Татар кызы - 2026” бәйгесенең финал өлешендә балкыячак

Казанда “Татар кызы - 2026” республикакүләм бәйгесенең ярымфиналы узды.

(30 январь, “Апастово-информ”).


“Татар кызы - 2026” республикакүләм бәйгесенең ярымфиналында барлыгы 20 кыз катнашкан. Шулар арасыннан 12се финалган сайлап алынган. Финалга узучылар арасында Карабай авылы кызы Диана Новоселова да бар.

 
Бәйге ике өлештән торган. Беренчесе - Габдулла Тукай әдәби музеенда узган интеллектуаль этап булган. Әлеге өлештә кызлар шагыйрь белән бәйле сорауларга җавап биргән. Шулай ук аларга төрле проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлын табарга тәкъдим ителгән. 
Икенчесе - иҗади өлеше “Сәйдәш” концертлар залында узган. Анда кызлар үз-үзләре белән таныштырганнар, иҗади чыгышлар тәкъдим иткәннәр һәм жюри әгъзалары белән әңгәмә үткәрелгән. 


“Татар кызы - 2026” республикакүләм бәйгесенең финалы март азагында, кабат Казанда узачак. 
Бу хакта авылдашы, бәйгенең финалисты Дианага уңышлар теләп, клуб мөдире Наилә Гыйззәтуллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев