Районыбызда каз өмәләре гөрли
Районыбызда халкыбызның милли йоласы – Каз өмәләре дәвам итә.
(28 ноябрь, “Апастово-информ”).
Урта Балтай мәдәният йортында әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрен искә алып, “Мендәр тутыру” йоласы тәкъдим ителде. Чара Урта Балтай, Олы Бакырчы, Чирмешән авыл җирлекләренә кергән мәдәният йорты мөдирләре, Урта Балтай авылыннан абый-апалар катнашында әзерләнде.
Йола күренешен күрсәтү алдыннан ук, кулдан матур итеп мендәр тышлары чигелде, каз мамыгы юылып, киптереп, әзерләп куелды. Кичә әби-бабайлардан күчеп килгән гореф-гадәтләр - “каз өмәсе”, “май канаты ясау”, “мендәр тутыру” йолалары татар халык әйтемнәре, төрле ырымнар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Фойеда төрле осталык дәресләре, ярминкә сату өлеше дә урын алды.
“Тамашачыларны каз маенда пешкән коймак, самовар чәе, матур җыр-биюләр белән каршы алдык. Бу матур кичәдә без татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшердек. Йолаларыбыз онытылмасын, буыннан-буынга тапшырылып барсын иде”, - дип хәбәр итте Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев