Районыбызның яшь парлары республика көнендә гаилә юлына аяк басты
Район тормышы

Районыбызның яшь парлары республика көнендә гаилә юлына аяк басты

Татарстан Республикасы көнендә Казанда берьюлы һәм бер үк урында 45 яшь пар гаилә корды.

(30 август, “Апастово-информ”).



Урта Балтай авылының уңган-булган егетләренең берсе - Алмаз Саттаров тиң яры итеп, Сатламыш авылының сөйкемле, чибәр кызы Гүзәл Хисамиеваны сайлады. Тантаналы чарада яшьләр Апас районын тәкъдим иттеләр.
Яшь пар өчен икеләтә бәйрәм булды - алар республика көнендә кавыштылар.
Яшьләрне котлыйбыз, бәхетле, тигез тормыш телибез!


Нет комментариев