Республика кунаклары балаларны сөендерде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров һәм Фәнил Баһаветдинов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр тапшырдылар.
(3 декабрь, “Апастово-информ”).
1-10 декабрь - мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы билгеләп үтелә. Шул уңайдан, район хакимияте бинасына физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырылды. Шулай ук әлеге чарада аларның әти-әниләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов Апаста яшәүче Алия Сафинаны сөендерде. Ул аңа өр-яңа велосипед бүләк итте.
“Кызыбыз велосипед турында күптән хыялланган иде. Бик зур рәхмәт. Сөендердегез. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, эшегездә зурдан-зур уңышлар телим, - диде Алиянең әнисе Миләүшә апа.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров та балаларга күчтәнәч-пакетлар әзерләгән. Балалар күчтәнәчләрне бик куанып кабул иттеләр. Шундый ук 90 күчтәнәч-пакет авыл җирлекләрендә яшәүче һәр мөмкинлеге чикләнгән балага да таратылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев