Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Югары Ындырчы җирлегендә сафка басучы кошчылык фабрикасы төзелеше белән танышты

Районда төбәктәге иң эре кошчылык фабрикасын төзелә.

(5 май, “Апастово-информ”).



Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин эшлекле сәфәре барышында район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Югары Ындырчы авыл җирлегендә төзелеп килүче «Яратель» кошчылык фабрикасында булды. Депутат төзелеш эшләренең барышы белән кызыксынды һәм җитәкчеләр белән аралашты.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин кошчылык фабрикасы төзелеше - районда гамәлгә ашырылучы иң мөһим инвестицион проект булуын билгеләп узды. Фабрикада елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырылуы һәм 325 кешегә эш урыны булдырылуы хакында әйтте.

Кошчылык фабрикасы җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары Рамил Яруллин төзелеш эшләре тулы куәтенә баруы хакында белдерде.
“Чебиләр үстерелә торган 8 корпус төзелде. Ике корпуста җиһазлар монтажлана, 7-8 корпусларда диварлар ясала, идәннәр түшәлә. Җитештерү корпусларының да диварлары торгызыла. Кайбер корпусларда эчке эшләр эшләнә. Шулай ук җиһазлар урнаштырыла, монтажлана. Фабрикага керү юллары ясалына. Төзелеш эшләрендә 300 якын кеше катнаша, - дип таныштырды кошчылык фабрикасы җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары Рамил Яруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев