Россия Федерациясе Конституциясе көнендә яшь апаслыларга паспортлар тапшырылды
Әлеге мөһим документны 14 яше тулган барлыгы 13 егет һәм кыз алды.
(12 декабрь, “Апастово-информ”).
12нче декабрь - Россия Федерациясе көнендә егет һәм кызлар тәүге паспортларын тантаналы төстә кабул иттеләр.
Әлеге чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, “Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләре һәм башкалар катнашты. Шулай ук әлеге истәлекле мизгелләрне уртаклашырга балаларның әти-әниләре һәм укытучылары да килгән иде.
Мөһим вакыйга белән яшь гражданнарны район башлыгы Айрат Җиһаншин котлады.
“Бүген илебездә билгеләп үтелә торган тарихи көннәрнең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Сез бүген Россия гражданины булуны раслаучы төп документка ия буласыз. Киләчәктә дә илебезнең лаеклы шәхесләре булыгыз, Ватаныбызны, туган районыбызны яратып яшәгез, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та иң изге теләкләрен җиткерде.
Егетләр һәм кызлар җитәкчеләрнең кулларыннан паспортларны горурлык хисләре белән кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев