Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Россия Герое Рәсим Баксиков: «Тормыш һәрвакыт укырга мәҗбүр итә»

Апаска эш сәфәре белән Россия Герое, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.

(1 апрель, “Апастово-информ”).


  Иң элек Рәсим Баксиков районның социаль өлкә вәкилләре белән очрашып, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру хакында сөйләшеп, фикер алышты. 
Эш сәфәре кысаларында студентлар белән аралашу, “Батырлык дәресе” үткәрү дә оештырылды. Россия Герое Рәсим Баксиков Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, Апас аграр көллиятендә һөнәр үзләштерүче яшьләр белән очрашты. “Батырлык дәресе”ндә Рәсим Баксиков яшьләргә тормыш кыйммәтләре, кешелеклелек сыйфатлары, егетлек бурычлары хакында үтемле киңәшләрен бирде. Махсус хәрби операциядә Илебез иминлеге өчен хезмәт куючы хәрбиләр, аларның батырлыгы турында сөйләде. Үзенең балачагын, танк училищесында белем алган елларын искә алды, махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыкларына тукталды. Аның чыгышы һәркемдә патриотик хисләр уятты. Яшьләр Рәсим Баксиковның шәхси тормышы, махсус хәрби операциядә кылган батырлыклары хакында кызыксындылар, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Рәсим Баксиковка район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров олы хөрмәт белдерде һәм Апас районы халкының чиксез горурлануын әйтте. 
Рәсим Баксиков Татарстанның Алексеевск районы Биләр авылында үсә. Балачактан Баксиков хәрби вакыйгаларны - Чечен һәм Әфган сугышын күзәтә. Әлеге күзәтүләр нигезендә аның дөньяга билгеле бер карашы барлыкка килә. 2006 елда Россиянең булачак Герое Казан югары танк команда училищесы  курсанты була. 2014 елдан 2016 елга кадәр танк гаскәрләренең кече белгечләрен әзерләү үзәгенең укыту взводы командиры вазыйфаларын башкара. Хәрби карьерасыннан соң Баксиков Мәскәүгә китә, анда төзелеш компаниясенә инженер булып урнаша. Махсус хәрби операция башлану белән Рәсим Баксиков Россия Армиясе сафларына кайтырга карар кыла.
Махсус хәрби операция барышында "Алеша" танкы экипажы Запорожье юнәлешендә Украина Хәрби көчләре бронетехникасы колоннасын тар-мар итә. 2023 елның 23 августында Россия Президенты "Алеша" Т-80 танкы экипажына дәүләт бүләкләре тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев