Россиядә мәктәпләр өчен уку көне дәвамында бердәм эш режимы билгеләнде. Ул иртәнге 8 сәгатьтән дә иртәрәк башланмаска һәм икенче сменалы мәктәпләрдә 19 сәгатьтән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.
(30 август, «Апастово-информ»)
Шул ук вакытта 5нче һәм 9нчы сыйныфлар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен сыйныфлар беренче сменада гына укырга тиеш.
«Укучыларны беренче дәрес алдыннан иртәрәк җыеп укыта башлау һәм өч сменада укыту рөхсәт ителми», – дип игътибар итте Леднев исемендәге укыту эчтәлеге һәм методлары институтының норматив-методик идарәсе башлыгы Сергей Пепеляев.
Нет комментариев