Сатмышта балалар туган як табигатен өйрәнә
Быелгы көзге кояшлы көннәр ял итү, туган як табигатен күзәтү, тәҗрибә туплау өчен искиткеч мөмкинлек тудырды.
(11 октябрь, "Апастово-информ").
Балаларның табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне киңәйтү, туган якның матурлыгын сакларга, коллективта аралашырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү максатыннан Сатмыш авыл китапханәсенең яшь укучылары белән “Көз димәссең, җәйгә ошап тора - көннәре дә аның, күр әле!” дип исемләнгән уен кичәсе уздырылды. Балалар, саф һавада, төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Күңелле конкурсларда үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, һәм бик күп уңай тәэсирләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев